САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Һәркемнең сәламәтлеге – үз кулында

Районда демографик хәлне яхшырту һәм үлем очракларын киметү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе - район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова алып барды. Көн тәртибенә куелган сораулар буенча район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясадылар. Соңгы 3 елда районда үлем очраклары, аларның сәбәпләре турында табиб-статист В.Ночевкин чагыштырмача анализ...

Районда демографик хәлне яхшырту һәм үлем очракларын киметү буенча ведомствоара
комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Аны комиссия рәисе - район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Сәхипова алып барды. Көн тәртибенә куелган сораулар буенча район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясадылар. Соңгы 3 елда районда үлем очраклары, аларның сәбәпләре турында табиб-статист В.Ночевкин чагыштырмача анализ ясады. Баш табиб урынбасары И.Моисеева халыкка югары технологияле медицина күрсәтү ысуллары, аларның әһәмияте хакында сөйләде. Вакытында уздырылган профилактик чаралар, медицина күзәтүе үтү бик күп төрле авыруларны кисәтеп калырга, аның көчәюенә юл куймаска мөмкинлек бирә. Шуңа һәрдаим табиб күзәтүе үтүдән курыкмаска, иренмәскә кирәк. Һәркемнең сәламәтлеге - үз кулында. Әлеге теманы баш табиб урынбасары Л.Биктимерова да дәвам итте. Табиб-эпидемиолог Б.Шәймәрданов профилактик прививкалар ясатуның әһәмияте, баланың киләчәктәге сәламәтлегенә йогынтысы турында аеруча басым ясады. Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе А.Харисов социаль хезмәтләр күрсәтү җыелмасыннан баш тартучылар турында белешмә бирде. Мәгълүм булганча, узган елның 1 гыйнварыннан "Дәүләтнең социаль ярдәме турындагы" 178 нче федераль законына үзгәрешләр кертелгән иде. Бу үзгәрешләр нигезендә хезмәтләр җыелмасы 3 өлешкә бүленә. Бүгенге көнгә айлык өстәмә түләүләр алучылар саны - 3541. Бу урында, даруханәләрдә дару булмауга сәбәп итеп социаль пакеттан баш тартучылар адресына үзәк даруханә директоры Р.Исмәгыйлова тарафыннан барлык төр медикаментларның булуы турында хәбәр ителде. Утырыш ахырында Индира Рәисовна күтәрелгән сораулар буенча үзенең фикерләрен җиткерде, тәкъдимнәрен кертте, халыкка аңлату эшләрен алып бару әһәмиятен ассызыклады, киләсе утырыш планы белән таныштырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X