САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

РФ Мәгариф министрлыгында прививка ясатмаган балаларны мәктәпкә кертмәскә тәкъдим иттеләр

Вакцинация узмаган балалар белем бирү оешмаларына инфекция алып керергә мөмкин.

Россия Мәгариф министрлыгы куркыныч инфекцияләрдән вакцинация узмаган балаларның дәресләргә йөрүен чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Прививка ясатмаган балалар белем бирү оешмаларына инфекция алып керергә мөмкин, бу исә башка укучыларның хокукларын боза, дип искәрттеләр министрлыкта.

Ата-аналар, әгәр бала авыру белән контактка кермәсә, аңа туберкулез диагностикасы үткәрүдән баш тарта ала, диелә Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попованың җавабында. Бала фтизиатр бәяләмәсе буенча мәктәпкә килә ала, әмма аның белән контактка керүче балаларның авыру йоктыру куркынычы бар.

 

Реклама

«Әлеге чикләүләр илдә туберкулезга бәйле вазгыятьнең имин булмавы белән бәйле. Алар гражданнарның белем алуга хокукын бозу очрагы буларак карала алмый», - диелә документта.

Фото: https://pixabay.com | picjumbo_com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X