САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районда махсус режим кертелә

Барыбыз да көтеп ала торган Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калып бара.

Бәйрәмнәрне имин үткәрү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәркемнең тормышы өчен әһәмиятле. Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә агымдагы елның 23 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварена кадәр муниципаль район территориясендә махсус янгынга каршы көрәш режимы кертелә. Аның нигезендә, бәйрәм чаралары уздырганда, пиротехника куллануны, аны куллануның урынын күзәтчелек бүлегендә раслатырга кирәк була. Район халкы һәм кунаклары төрле яктырткыч утларны, фейерверкларны махсус урыннарда гына куллана алалар. Моның өчен Үзәк ял паркы, Илек буе паркы һәм Җәлил поселогында мәйдан территориясе билгеләнгән. Ә авыл җирлекләрендә рөхсәтле урыннарны билгеләүне җирле башкарма комитет җитәкчесе хәл итә. Пиротехник эшләнмәләр белән сәүдә итүчеләр дә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә тиешләр. Сатуга бары тик сертификаты булган гирляндалар гына рөхсәт ителәләр. Халык күп булган бина эчендә үткәрелгән чаралар вакытында пиротехника, ачык ут шоулары куллану шулай ук катгый тыела. Бәйрәм алды һәм бәйрәм чорында һәр объектта дежурлык хезмәте булуы мәҗбүри таләп булып тора.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев