САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Дистанцион мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Халык сәламәтлеген саклау, вирус таралу куркынычын киметү максатыннан, райондагы күп кенә оешма, предприятиеләрдә шәхси кабул итүләр туктатылды. Аларда дистанцион хезмәт күрсәтү гамәлдә.

Район суды. Карантин чоры өчен Россия Федерациясе Югары суды һәм Россия Федерациясе Судьялар советы Президиумнарының махсус карарлары чыккан. Бу чорда судта кичектергесез эшләр генә карала һәм суд утырышында һичшиксез катнашырга тиешле вазифаи затларның гына катнашуы рөхсәт ителә. Гражданнарның килүе әлегә киңәш ителми. Гозере, үтенече, эше төшкән кешеләр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук Сарман районы суды сайтында “Электронное образование граждан” дигән бүлек аша да элемтәгә керергә мөмкин. Әлеге бүлек аша гаризалар да кабул ителә.

Федераль суд приставлары хезмәтенең район бүлеге. Россия Федерациясе салым хезмәтенең структур бүлекчәләре, шул исәптән район бүлеге карантин чорында гражданнарны кабул итми. Бүлектән алынган мәгълүматларга караганда, хезмәткәрләрнең 70 проценты – өйдә, 30 проценты эш урынында эшли. Бүлеккә язмача, интернет-кабул итү бүлмәсе, шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Башкарма производство буенча эшләре төшүчеләр приставлар белән Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты яки Дәүләт хезмәтләре сервисы яисә почта элемтәсе аша элемтәгә керә алалар. Шулай ук бүлек ишек янында махсус тартма бар, гражданнар хатларын шунда да калдыра алалар. Ә инде мәгълүмат алу өчен, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы “База данных исполнительных производств” дигән сервиска кереп карарга һәм анда нәрсә буенча күпме әҗәтегез барын белеп була һәм башка мәгълүматларны да алырга мөмкин.

“Татэнергосбыт” җәмгыятенең район бүлекчәсе хезмәтләр өчен түләүләрне онлайн-режимда кабул итә, клиент хезмәте күрсәтү офисына килмәскә киңәш итә. Түләүләрне ТР дәүләт хезмәтләре порталы, сайттагы шәхси кабинет яисә банкларның онлайн-сервислары аша башкарырга мөмкин. Агымдагы елның 1 мартыннан электр энергиясе һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү белешмәсе берләштерелгән счет-квитанция белән җиткерелә.   

 ГХАТ бүлеге. Халыкны кабул итмиләр. Бүлектә үлү һәм бала туу турындагы таныклыкларны гына алырга мөмкин. Җитди сәбәпләр булганда, гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үткәрелә. Белешмәләр өчен телефон: 2-50-44.

 

Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте. Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион  рәвештә мөрәҗәгать  итәргә  киңәш итә. Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен  бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала. Өстәмә мәгълүматны 8(85559) 2-50-52 телефоны аша белешергә мөмкин.

Салым хезмәте. Халыкны шәхси кабул итүләр туктатылган. Моңа кадәр операция залларында күрсәтелгән теләсә нинди хезмәттән, шул исәптән 3-НДФЛ декларациясен тапшыруны, сез NALOG. RU сайтында электрон сервислар ярдәме белән башкара аласыз яки 8-800-22222-22 телефон номеры аша белешә аласыз.  Салым инспекциясе хәзер яңа бинада — Сарман авылы, Куйбышев урамы, 36 йорт адресы буенча күпфункцияле үзәк урнашкан бинада эшләячәк. Тапшырасы документларны, язмача мөрәҗәгатьләрне операция залында урнашкан махсус тартмаларда да калдырырга мөмкин.

Күпфункцияле үзәк. Документлар тапшыру яки алу өчен, 4 апрельдән үзәккә алдан язылырга кирәк. Моны ТР дәүләт хезмәтләре порталында, оешманың официаль сайтында яки 8(843) 22206-20.телефон номеры аша башкарырга мөмкин. Билгеләнгән көндә күрсәтелгән сәгатькә 10 минут алдан яки 10 минуттан да соңга калмый килү һәм алдан язылу кодын күрсәтү сорала. Мондый режимда үзәк 30 апрельгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев