САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

31 декабрь ял көне була ала

Өстәмә ялны бирү шартлары эш бирүче карарына бәйле.

Быел 31 декабрь сишәмбегә туры килә, димәк, эш көне булып санала. Әмма эш бирүче бу көнне өстәмә ял бирә ала. Шул турыда Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец искәртте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Өстәмә ял көне тәкъдим ителсә, 31 декабрь эш көне эшләми торган көн була ала. Әмма бу кайбер шартларны үтәгәндә генә мөмкин», - диде ул.

Эш шунда ки, өстәмә ял көнен бирү, кагыйдә буларак, эш вакыты нормасы кыскаруына китерә. Ә бу исә хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин. Хәер, эш бирүче бу ял көнен түләү турында карар кабул итә ала.

31 декабрьдә ял көне хезмәткәргә отпуск ялыннан көн итеп, шул исәптән үз хисабына да бирелергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр хезмәткәргә отгул тиеш икән, ул аны нәкъ менә шушы көнне алырга мөмкин.

Фото: ricksautodetailing.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев