Сарманнарның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинен кызы Алсу әнисен кире кайткан дип төшендә күргән

Алсу, әниегезнең 51 е дә узып китте, төшегезгә кергәне юкмы? - Әнине югалту ачысы басылмый, киресенчә, авыррак. 51 ен дүшәмбе 18е билгеләп үттек, ул көнне әни миңа төшкә керде, шуннан соң күңелдә ничектер таш кебек калды. Авыр... - Ниндирәк төш иде соң ул, Алсу? Сер булмаса? - Без әти белән...

Алсу, әниегезнең 51 е дә узып китте, төшегезгә кергәне юкмы?

- Әнине югалту ачысы басылмый, киресенчә, авыррак. 51 ен дүшәмбе 18е билгеләп үттек, ул көнне әни миңа төшкә керде, шуннан соң күңелдә ничектер таш кебек калды. Авыр...

- Ниндирәк төш иде соң ул, Алсу? Сер булмаса?

- Без әти белән Казанда өйдә, имеш. Берзаман әни пәйда булды. "Әнием, ничек син монда безнең арада соң, син үлгән идең бит" дим икән. Ул елмайды да, сорауга җавап бирмәде. Аннары алар әти белән гастрольгә киттеләр, мин ашарга пешереп көттем. Ул безгә "өстән" бер айга килгән икән, имеш. Бер ай тордык та бергә, китәр көне җиткән икән. Без кухняда идәндә утырабыз, мин әнине кочакладым да елыйм, "Әни, китмә, мине калдырма", - дим икән. Аннары сораштыра башладым - "анда ничек, син безне күрәсеңме, ишетәсеңме", - дим. Ул "әйе, мин сезне ишетәм, күрәм, кәефегезне белеп торам. Мин гел синең артыңда торам", - ди.

Аннары без подъездда пәйда булдык, шунда бер ишек бар икән, ул әтинең кабинеты икән. Шул кабинетта кәгазьләр, колонкалар... һәм әти әнинең җырын куйды. "Хәния, безгә җырлап бир әле", - ди. Әни басып тора, җырлый, ниндидер 2-3 кеше килде, берсе ак чәчле әби. Әнине кочаклап, миңа: "Ничек инде? Ул үлгән бит, ничек кочаклап утырасың?" - ди. Аннары әни торды да, лифт чакыртты. Лифтка керде дә, үзе елый, үзе җырлый, аннары лифт ябыла башлады, әти аягы белән лифтны тотты да, "туктале, Хәния, җырыңны җырлап бетер дә, аннары китәрсең", - диде. Ул җырлый, шул вакытта мин телефонга төшерергә булдым. Мин телефонга төшерәм, карыйм экранга - әни юк. Лифтка карыйм, әни тора лифтта, телефон аша лифт буш. "Әти, әни юк ич телефонда", - дим. Аннары лифт ябылды да, әни китте. Менә шундый төш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама
  • 21 января 2021 - 16:17
    Потери 2020 года... Вечная память
  • 10 ноября 2020 - 08:42
    Сармановские белочки то ли под музыку танцуют, то ли от скуки
  • Вы носите очки? .
    Проголосовало 4 человек
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
  • В Джалильской СОШ №2 прошло агитационное мероприятие «Я шагаю по улице»
  • В Сарманово прошла сельскохозяйственная ярмарка
  • 9 мая. Поздравление ветеранов в Сарманово
  • В Сарманово прошёл фестиваль креативных санок "Санифест2020"
  • В Сарманово прошло торжественное открытие отдела МВД России после реконструкции
  • Сармановцы отметили Праздник Урожая
  • Президент республики Рустам Минниханов совершил рабочую поездку в район.
  • В Сарманово отметили День семьи, любви и верности
Реклама