Сәлимгәрәевларның кызлары автокреслолы булды +ВИДЕОЛАР

Гөлназ һәм Илсур Сәлимгәрәевлар гаиләсендә ике малайдан соң кыз бала туды.

  • - Күпбалалы гаилә булдык. Олы улыбыз Илкамга – 14 яшь, Кәримгә 9 яшь тула. Кызыбыз Амира барыбызга да куаныч кына китерсен, сәламәт булсын, - диләр бәхетле әти белән әни.
    Кызчыкның туган көне дә истәлекле датага туры килгән – ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үткән көнне – 27 майда дөньяга аваз салган. Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, бала тудыру йортыннан чыгулары да тарихка кереп калачак. Шул уңайдан аны район үзәк шифаханәсенең баш табибы Айрат Галимов, районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тәбрикләделәр.
    - Бүгенге көндә республикада “Игътибар: балалар!” акциясе бара. Сезне кызыгыз тууы белән тәбрик итеп, аңа, гаиләгезгә иминлек телибез һәм автокресло бүләк итәбез, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова.
Альбина Сабирова язмасы, фотолары, видеолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша