САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Шагыйрә Гафифә Гаффарова туган көнен билгеләп үтә

Бүген - “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, Җәлил бистәсендә яшәүче шагыйрә Гафифә Гаффарованың туган көне.

Азнакай районы Тархан авылы кызы, 7 сыйныфны тәмамлагач, туган колхозында эшли. Аннан Урта Азия якларына китеп, мамык заводында эшли. Соңыннан, кайтып, Азнакайда юл төзү идарәсендә, “Җәлилнефть”тә хезмәт куя.
Кечкенәдән шигырьләр яза Гафифә апа. Без аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары, ныклы саулык, күңел тынычлыгы һәм элемтәләребез өзелмәвен телибез.

Сине яратам.
Яңгырларга йөзләремне борам,
Чистарсын әле, дим, җаннарым.
Тәннәремә шифа булып ятсын
Алда туар алсу таңнарым.
Бураннарда канат ныгытканда,
Мин җилләрне үземә каратам.
Авырсам да, олгаеп китсәм дә,
Дөнья, барыбер сине яратам.
Хыялымда куба зилзиләләр,
Үткәннәрдән урап кайтканда.
Су буена киләм, камышларга
Сөттәй ак томаннар ятканда.
Дөнья, дөнья, сары чәчәкләргә
Сагышларым калды сарылып.
Алар арасыннан шатлыкларым,
Без монда, дип ята ярылып.
Кабул булмас хыялларым әнә
Саубуллашып китеп баралар.
Азайганнан азая барадыр,
Дөнья, синең белән аралар.
Хыялларым булган ак болыттай,
Өметләрем булган көтелгән.
Шатлыкларым булган күңелемдә,
Кер кундырмый саклап йөртелгән.
Йөзләремне борам да кояшка,
Чәчләремне җилгә таратам.
Ничек кенә авыр булсаң да син,
Мин бит, дөнья, сине яратам.
Гафифә Гаффарова.

******************

Төзәтеп булырмы?
Кайчак әйткән авыр сүзең
Кагыла бит йөрәккә,
Юкса, ишеткән сүзләрне
Якын алмау кирәк тә.
Кагыла да ул йөрәккә,
Яшь булып тама күздән.
Рәнҗемәс күңел рәнҗи
Уйламый әйткән сүздән.
Уйнап кына әйттем, дисең,
Әйттеңме икән уйнап?
Йөрәккә кереп кадалган
Сүзләрне куйдым уйлап.
Уйнап әйтелгән сүзләрең
Йөрәкне яралады.
Төзәтеп булырмы уйнап
Ясаган яраларны.
Гафифә Гаффарова.

*************************

Җылы сүзләр кирәк.
Салкын күңелләрне җылытырга
Җылы сүзләр кирәк, җылы сүзләр.
Җылы сүзләр кирәк, әрни-әрни,
Яшь түккәндә кайгы тулы күзләр.
Җылы сүзләр кирәк, җылы сүзләр,
Сызлаганда синең керсез җаның.
Өметсезлек бар дөньяңа сарылып,
Атмас булып тоелганда таңың.
Җылы сүзләр кирәк үз-үзеңне
Җирдә кеше итеп тояр өчен,
Үлем белән яшәү арасына
Өметләрдән койма кояр өчен.
Җылы сүзләр кирәк, шундый сүзләр -
Авырлыкны җиңә алырлык.
Соңгы чиккә җитеп талпынганда,
Ул сүзләрдән тусын сабырлык.
Гафифә Гаффарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев