САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Районыбыз студентлары бәйрәм итә

Бүген илебездә Студентлар көне билгеләп үтелә. Аны башкача Татьяна көне дип тә йөртәләр.

Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле.

Бу көнне ял итсәң дә була инде ул, шулай бит? Әллә, киресенчәме - семестр буе ял иткәч, хәзер "койрыклар" тапшырыр вакытмы? Ничек кенә булмасын, без студентларны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез, укуларында уңышлар, "койрыклар" булмавын һәм сабырлык  телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев