САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Республика көне белән котлый

Бүген без һәр татарстанлы өчен мөһим бәйрәм - Республика көнен билгеләп үтәбез.

  • Социаль-икътисади үзгәртеп корулар юлыннан атлаучы республикабыз Россиянең иң бай, яшәү өчен уңайлы төбәкләренең берсе булып тора. Татарстан казанышлары безнең район мисалында да ачык чагылыш таба. Торак йортлар төзелеше арта, социаль объектлар сафка бастырыла, төзекләндерелә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре үзгәртеп корыла, җәмәгать киңлекләре җәелдерелә, эшмәкәрләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтелә. Яшьләргә укуда, спорт белән шөгыльләнүдә, сәнгатьтә талантларын үстерүдә мөмкинлекләр арта. Өлкәннәр даими кайгырту тоеп, актив тормыш рәвеше алып баралар.

  •  

    Район Республика көнен зур хезмәт уңышлары белән каршылый. Игеннәрне җыеп алу ахырына якынлаша, ашлыкның тулай җыемы күләме буенча район республика лидерларының берсе булып тора. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен азык запасы туплау дәвам итә. Нефтьчеләребезнең хезмәт уңышлары да куандыра. Киләчәктә дә уңышларыбыз мулдан булачагына, районыбызның, республиканың тагын да алга китешенә һәркемнең лаеклы өлеш кертеренә ышанам.

  •  

    Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, куанычлы имин тормыш телим.

  •  

    Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев