САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык әниләрне Әниләр көне белән котлый

Без ел саен иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе булган Әниләр көнен зур дулкынлану, күңелебездә аларга карата чиксез ярату, ихтирам хисләре белән каршы алабыз.

Бу көн хатын-кызның – әниләрнең бөеклеген, аларның әһәмиятен тагын бер кат искә төшерү, билгеләп үтү өчен кирәк. Тормышыбызга нур бирүче, йортта җылылык,гаилә учагын саклаучы, бөтен гомерен балаларга багышлаучы, безнең уңышларыбыз өчен иң нык сөенүче, һәр адымыбыз өчен көенүче кешеләр алар безнең әниләребез. Бу бәйрәм көнендә без шулай ук тәрбиягә бала алып, аларга йөрәк җылысын, ана назын бүләк итүче ханымнарга да чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Яшьлекләре сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән, Бөек Җиңү өчен зур өлеш керткән өлкән апаларыбыз, әбиләребез дә кадер һәм хөрмәткә лаек.

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек һәм иминлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә, һәр туар таңга сөенеп, озын гомер кичерегез! Күңел күтәренкелеге, килер көнгә ышаныч һәм өмет Сезне беркайчан да ташламасын. Бөтен уй-теләкләрегез чынга ашсын!

Реклама

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X