Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Өлкәннәр көне белән котлый

Октябрь аеның беренче көнендә без матур бәйрәм – Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бәйрәм заманнар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Яшьләрнең энергиясе, инициативасы һәм өлкән буынның бай тәҗрибәсе, зирәклеге – тормышыбыз мәгънәсенең бер-берсен тулыландыручы аерылгысыз өлешләре.  Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр. Күбегез бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Җәмәгать тормышында, спорт, мәдәният өлкәсендә актив катнаша. Яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә. Намуслы хезмәтегез, районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар Татарстанда алып барыла торган социаль сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Республикабыз хөкүмәте өлкәннәрнең тормышкөнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли. Районда өлкәннәрнең тормышын җанландырып, ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшли, һәр җирлектә эшләп килүче ветераннар советлары төрле чаралар уздыра. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә торалар. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез — мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер, туганнарыгыз, балаларыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар