САРМАН
  • Рус Тат
  • Ләшәү Тамак авылы горурлыгы Хәния

    Чаллыда яшәүче сыйныфташым Сафиуллина Хәния Карам кызы, бик җаваплы урында эшләсә дә, әледән-әле шалтыратып, хәлләрне белешә, туган авылы Ләшәү Тамакка кайткан саен, кереп, күрше-күләннең, туганнарның, беренче укытучыбыз Асия апа Заһидулла кызының хәлләрен белмичә калмый.

    Авылда күрше-күләнне дә айлар буе күрмичә, хәл-әхвәлен белергә дә вакыт җиткерә алмыйча яшәгән заманда аның бу сыйфатына сокланмый мөмкин түгел. Бу  - аның күңел халәте, ул кем турында булса да борчылмыйча, ярдәм итмичә яши алмый бугай. Хөрмәтле укучым, хәзер инде сез мине, Хәния Карам кызының Ләшәү Тамак, Дүсем халкына, авыл җирлегенә, мәктәпкә, мәчеткә иткән игелекләрен санап китәр, дип уйлыйсыздыр. Юк, санамыйм, беренчедән, алар бик күп, икенчедән, аның яшәү принцибы – “яхшылык эшлә дә – суга сал” һәм бу - аның өчен гадәти хәл. Үзем язам, үзем уйлыйм: каян шундый булды икән ул дип, мин аны балалар бакчасыннан ук беләм, югыйсә. Мәктәптә бик яхшы укыды ул, дәресләр арасында безнең кебек вакытны әрәм итми иде: без юк-бар белән вакыт уздырганда, ул рус телендә калын-калын китаплар укый иде, шул күп укуы аның характерын формалаштыруга зур этәргеч биргәндер. Хәниягә бер-ике ел әнисенең әнисе – Әхмәт авылының бик мөхтәрәм, ихтирамга лаек, ялгыз яшәүче абыстае Якутелҗинан әбидә торырга да туры килде. Бу акыллы әбинең тәрбиясе дөньяга карашын дөрес якка юнәлткәндер аның. Язмам фәнни эшкә охшый башлады бугай, ләкин минем бары тик: “Ник мөмкинлеге булган бөтен кешеләр дә Хәния кебек шундый ярдәмчел түгел икән?” дигән сорауга җавап кына табасым килгән иде.

    Аның авыл халкы өчен кылган игелекләрен санамыйм дигән идем дә, бер - икесен әйтми китә алмыйм. Хәзер күпләр тарихны барлыйлар, авыллары турында китаплар чыгаралар. Хәния бер кайтуында авыл турында кино төшерергә теләвен әйтте. Актив авылдашларын җыеп, фикерен җиткерде: безнең авылыбыз, аның кешеләре, бүгенге тормышыбыз турында тарихи истәлек калырга тиеш, диде ул. "Без эшләмәсәк, бу эшне кем эшләр, әйдәгез тырышыйк, дип, безгә нәрсә эшләргә кирәген аңлатты. Ул көннән соң бер ел вакыт үтте. Быел, май аенда, без хыялларыбызда күзаллаган киноның бер өлеше әзер булды. Илдә барган катлаулы вазгыять - үзизоляцияләү вакытында авыл халкы рәхәтләнеп аны карады. Уңай тәэсир, соклану тудырган киноны караган кешеләр Хәния Карам кызына һәм аның хезмәттәшләренә олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Шушы фильмны төшергән көннәрдә, Хәния, шалтыратып: ”Күп авылларның үз җырлары бар, ник безнеке юк, әйдә яздырыйк, кем сүзләрен яза ала?“ - диде. Мин үзем аның белән сөйләшәм, үзем уйлыйм: авылның исеме җайлы түгел, ничек рифмага туры китереп җыр язып булыр икән, дим.

    Уйларымны Хәниягә әйтеп тормадым. Ул тотынган эшне җиренә җиткерми тукталмый. Иң беренче үземнең килендәшем Айсылу Кәлимуллинага шалтыраттым. Алланың "амин" дигән чагы булгандырмы, ярты сәгатьтән җыр тексты әзер иде инде. Шулай итеп, авылыбыз турында бик матур видеоязмабыз да, мәгьнәле матур җырыбыз да булды. Җырның көен Илнур Гомәров язды, үзе үк җырлый да.

    Елга яры әрәмәлек,

    Наратлы тау итәге,

    Сабантуйда кунак булып,

    Бер ял итеп кит әле, – дип җырлана анда.

    Хөрмәтле авылдашлар! Озакламый Сабантуйлар җитәр. Кайтыгыз туган авылга! Бер күрешү- үзе бер гомер. Сүземнең ахырында бу язманың герое булган Хәния Карам кызына барлык авылдашлар исеменнән дә чиксез рәхмәтләр әйтеп, аңа бик тә туры килә торган Ринат Харисның шигырь юлларын китерәсем килә:

    Кеше кайчан матур була?

    Кеше матур шул чакта:

    Башкаларны чакырганда

    Үзе яккан учакка.

    Кеше кайчан матур була?

    Кеше матур шул вакыт:

    Иле өчен, халкы өчен

    Яшәгәндә җан атып.

    Замананың авырлыгын 

    Җилкәсенә алганда,

    Олы данга ирешеп тә,

    Кеше булып калганда!

    Илсөяр Кәлимуллина. Ләшәү Тамак авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: