САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Җәлил бистәсенең хөрмәтле кешесе Фаттахова Гаҗилә Кәрамулла кызы шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә

Җәлил поселогында яшәүче безнең иң яраткан кешебез, сөекле әниебез,әбиебез Фаттахова Гаҗилә Кәрамулла кызының 4 декабрьдә туган көне - юбилее.

Тормыш юлыбызда яшәү өлгесе булган,киң күңелле, дөньяның барлык матур сыйфатларын сыйдырган ачык йөзле, сабыр холыклы, олы җанлы әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таң сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Син- тормышыбызның якты маягы да, җылы учагы да, кайнар кочагы да. Бүгенге көндә дә син-безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң кадерле кешебез. Җир йөзендә синең кебек рәхимле, олы җанлы кеше юктыр. Мең-мең рәхмәтле без сиңа әниебез! Әтиебез Илшат белән пар канатлар булып, тигезлектә, бәхеттә, безнең күңел җылыбызны тоеп, игелекләребезгә куанып, оныкларның уңышларына сөенеп, безне куандырып бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Без сине яратып, горурланып, сиңа сокланып, яшәү көче алып гомер итәбез.

Әни!

Котлы булсын туган көнең,

Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә.

Бәхет кунсын күңелең түренә.

Барыбызга канат,терәк булып,

Талмый атла гомер үренә.

Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп тормыш иптәшең Илшат, балаларың Рәзилә-Илнур, Гөлшат- Марат, оныкларың Нурислам-Алия; Ренат-Самира. (Алабуга-Җәлил)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев