САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Күренекле якташыбызны гомер бәйрәме белән котлыйбыз

Якташ язучы Рәфкать Кәрами безгә прозаик буларак таныш.

Моннан нәкъ 79 ел элек, 1942 елның 18 февралендә, Татарстанның Сарман районы Рангазар авылында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, язучы Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев дөньяга килә. Якташ язучы Рәфкать Кәрами безгә прозаик буларак таныш. Ул проза әсәрләрендә кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, яшәү мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет темаларын яктырта. “Сагышлы кояш” (1983), “Ындыр тулы кибән” (1983), “Мәхәббәт бураннары” (1985), “Йөрәгемне ут алган” (1987) повестьлары – шундыйлардан. Авторның күләмле әсәрләре белән беррәттән күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре дә бар. Арада балалар өчен язылган хикәяләр дә шактый. Аерым хикәяләре рус, азәрбайҗан, кыргыз, хакас, казах, мари, мордва, чуваш һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Язучының әсәрләре даими рәвештә “Мәйдан”, “Мирас”, “Казан утлары” журналларында, “Мәдәни җомга”, “Сарман” газеталарында урын ала.
Без күренекле якташыбызны чын күңелдән гомер бәйрәме – туган көне белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, озын, шатлык-куанычлар белән тулы гомер телибез.

 

Чыганак: https://vk.com/im?sel=48738558&w=wall-92151379_8455%2Fef52a98b77752d2384

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев