САРМАН
  • Рус Тат
  • Иске Кәшердә Харисовлар гаиләсе туй көнен бәйрәм итте

    Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучыларның бер пары Иске Кәшер авылыннан Флюра апа һәм Фаяз абый Харисовлар гаиләсе. Гаилә көне унаеннан “Пар канатлар” дип аталган бәйрәм кичәсен билгеләп үтү өчен Фаяз абыйлар гаиләсенә тукталдык.

    “ Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...” - борынгылар әнә шулай җырлаган.

    Без дә әнә шундый пар канатлы,бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып 56 ел бергә яшәүче матур гаиләдә кунакта булдык. Икесе дә гомерләрен мәктәптә балалар тәрбияләүгә биргәннәр, бер ул, ике кыз үстергәннәр, оныклар тәрбияләшкәннәр. Балалары Фаиль, Розалия, Гүзәлия әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, озын сәламәт гомер теләделәр.

    Иске Кәшер мәдәният йорты, авыл җирлеге коллективы белән берлектә кызыклы бәйрәм программасы төзеп юбилярларга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.

    Башына тәшсә, башмакчы буласың, - дигән бит борынгылар. Гаилә тормышында кем генә булмыйбыз: итекче дә, читекче дә, министр һәм КГБ да. Һәр гаиләнең үз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы һәм әлбәттә инде, үзе генә

    белгән, узенә истәлекле, ә бәлки кызыклы да вакыйгасы да булган.

    Ромашка чәчәге мәхәббәт һәм тугрылык билгесе. Кичә барышында пар канатлы гайләбез белән “Ромашка” уены уйнадык. “Мәкальнең азагын әйтеп бетер” дигән биремнәрне чишеп, гомер хатирәләрен искә төшереп, тормыш барышында кем “министр”, ә кем “КГБ” булган серләрне дә ачыкладык.

     

    Рухың төшсә куңелеңә канат куючы кирәк,

    Уй-хисеңне карашыннан аңлап торучы кирәк.

    Җанын назга сусаганда назлап сөюче кирәк,

    "Ашың буген бигрәк тәмле пешкән”- диеп әйтүче кирәк.

    Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

    Үзе килми юллар ярмыйча

    Аның өчен бергә җиң сызганып,

    Көрәшергә кирәк армыйча.

     

    Гомер китабыгыз Сезнең

    Булсын әле бик калын

    Анда сезгә насыйп булсын,

    Зур юбилейлар тагын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    • 19 май 2018 - 13:37
      Чәчүдә соңгы өчкөнлек җиңүчеләре бүләкләнде
      Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештеру-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов язгы кыр эшләре белән танышып, чәчү буенча соңгы өчкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.
      161
      0
      0
    Ночной режим