САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген –яраткан җырчыбыз Зөһрә Шәрифуллинаның туган көне

Якташыбыз 1956 елның 20 декабрендә Сарман районының Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган.

Сарман урта мәктәбен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесын тәмамлаган. 1991 елда райондашыбызга - Татарстанның атказанган артисты, 1997 елда Татарстанның халык артисты дәрәҗәле исемнәре бирелә. Сарман сандугачы, кабатланмас моң иясе Зөһрә Нигъмәтулла кызы 2016 елда «Фидакарь хезмәте өчен» медаленә лаек була. Без Зөһрә апаны барлык райондашлары, иҗатын якын күрүче, аны хөрмәт итүче дуслары исеменнән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-куанычлар, иҗат уңышлары телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев