САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Сарман авылы җирлеге җитәкчесе туган

Аны райондашлары бик хөрмәт итәләр.

Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев бүген туган көнен билгеләп үтә. Аның бөек инглиз галиме Исаак Ньютон белән бер көнне тууы, мөгаен, очраклы түгелдер. Бөтендөнья тарту көче турында мөһим закон белән бәйле бу көнне дөньяга аваз салган Николай Иванович үзенә халыкны тартып тора. Аны райондашлары бик хөрмәт итәләр. Үзе дә - тырыш, тынгысыз җитәкче. Аңа гозере төшкән һәркемне ул тыңлый, район җитәкчелеге ярдәме белән, җирлегебезне төзекләндерүгә, матурлауга зур өлеш кертә. Халык белән эшләү җиңелләрдән түгел. Нәкъ менә Ньютон законнары аңа булышлык итә дә инде. Без Николай Ивановичка ныклы саулык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, якыннарының терәге булып, сихәт гомер кичерүен, җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев