САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Якташыбыз Җәүдәт Салихов юбилеен билгеләп үтә

Якташыбыз – Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Ул 1959 елның 8 январендә Әлмәт авылында Мөнәздәһә апа һәм Миргаҗәм абый Салиховлар гаиләсендә дүртенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Сабый чактан тере, хәрәкәтчән булып үсә, мәктәптә бик теләп укый. Әлмәт сигезьеллык, Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 1981 елда аны тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендә тикшерүче, тикшерү бүлеге җитәкчесе, Тукай районының эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары булып эшли. 1998 елдан Җәүдәт Салихов Казан Кремлендә мөһим кешеләрнең берсе була: ул дүрт ел – ТР Президентының иминлек хезмәтен, 2002 елдан Президент эшләре идарәсен җитәкли. 2010-2013 елларда ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР дәүләт киңәшчесе секретариатының җитәкчесе булып эшли. 2013 елда Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Ул – Россия Федерациясенең  3 класслы хакыйкый юстиция дәүләт киңәшчесе — генерал-майор,  юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы, ТР Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, РФ Эчке эшләр министрлыгының исемле коралы иясе. “Ватанга хезмәт иткән өчен”, “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Аеруча хезмәтләре өчен” медальләренә,  I дәрәҗә Изге князь Александр Невский  ордены,  II дәрәҗә “Әл-Фәхер” Почет ордены һәм башка күпсанлы бүләкләргә лаек булган. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, йөгерештә Сарман Сабантуйларын тоткан якташыбыз – җиңел атлетика буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы, Идел буе чемпионы, СССР кубогы финалчысы, кул көрәше буенча Сабантуйлар батыры.

Җәүдәт Миргаҗәмович туган авылын, Сарманны беркайчан да онытмый. Даими кайтып тора, аралашып яши. Авылны төзекләндерүгә, районга социаль программаларны җәлеп итүгә зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев