САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа уку елы котлы булсын!

Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, әни-әтиләр, укучылар!

Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

1 сентябрь халыкның гомуми бәйрәме булды һәм шулай булыр да. Әлеге көн һәркем өчен бердәй кадерле, якын. Ба
лачак, үсмер чакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле.

Быел 1 класска килүчеләр өчен бу көн аеруча истәлекле. Мәктәп бусагасын яңа уку елында 394 бала атлап керәчәк. Бүген шунысы ачык: шәхес өчен мөһим сыйфатлар булып, инициативалы булу, иҗади фикер 
йөртү һәм катлаулы хәлләрдән чыгуның стандарт булмаган юлларын таба белү тора. Мондый сыйфатларны мәктәп яшеннән тәрбияләүгә бөтен көч юнәлтелә. Алга таба да үзләренең зирәклеге, тәҗрибәсе, талантына таянып, безнең укытучылар яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә барысын да эшләр дип ышанабыз. Укытучылар, мәгариф хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, җиңел булмаган хезмәттә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге бәйрәм көнендә барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телибез. Быелгы уку елы яңа иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, юлдаш булсын, хыялларыгыз тормышка ашсын. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!

Әлфәт Сабиров, мәгариф бүлеге начальнигы, Илдар Һадыев, профсоюз оешмалары рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев