САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

"Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр кө­не белән котлый

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

8 июньдә без һөнәри бәйрәмебезне – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез. Социаль хезмәткәр көне – кешеләрнең моң-зарларын тынлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучылар бәйрәме. Сез башкарган эшнең үтә катлаулы һәм киңкырлы булуы беркемгә дә сер түгел. Җәмгыятьнең социаль яктан югары үсешкә ирешүе, гражданнарның яшәү шартларының сыйфатлы булуы һәм иртәгәге көнгә ышанычы нәкъ менә социаль хезмәткәрләргә дә бәйле. Сез һәркөнне катлаулы тормыш хәлләренә юлыкканнарга – ветераннарга, инвалидларга, күп балалы һәм матди хәле кыен булган гаиләләргә ярдәм кулы сузасыз, кайгыртучанлык күрсәтеп, аларның тормыш-көнкүрешләрен беразга булса да җинеләйтергә тырышасыз. Бу хезмәтне башкару шәфкатьлелек, риясызлык сорый, ул – һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, җан халәте дә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, бай һөнәри тәҗрибәгә, яңа үрләргә ирешүләрегезне, гаиләләрегезгә бәрәкәт, имин тормыш телим. 
Гөлнара Хуҗина, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X