САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шатлыклы очрашулар көтсен

Бусагада – Яңа ел. Ә Яңа ел – ул яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, яңа танышулар өмете. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын.

Гимназиябез бәйрәмне уңышлар белән каршылый. Коллективның бердәм көч белән эшләве нәтиҗәсендә ул иң яхшы уку йортлары рәтендә бара, укуда, фән олимпиадаларында районда алдынгы урынны били. Ел саен яшь укытучылар килүе дә сөенечле. Алар безнең уңышларны тагын да арттырырлар дигән өметтә калабыз.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, райондашлар! Бәйрәмегез мөбарәк, эшләрегез уң булсын. Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Тормыштан тәм табып, кадерле булып яшәгез.

Ләйсән Шамилова, Сарман гимназиясе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев