САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Раушан Хадиев Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә

Ватанны саклаучылар көне юкка гына ир-атлар бәйрәменә әверелмәде. Чөнки чын ир-ат өчен яратканнарын һәм якыннарын саклау — сулау кебек үк табигый.

Бу көнне без хәрби һөнәр ияләрен генә түгел, ә хәзергесе өчен җаваплы булган һәм тотрыклы киләчәккә нигез салучыларның барысын да данлыйбыз һәм котлыйбыз. Сакчы — ул сугышчы гына түгел, ул бөтен ил һәм үз гаиләсе өчен таяныч булырга сәләтле көч һәм намуслылыкны гәүдәләндерүче кеше дә. Барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм күңел көрлеге, аяз күк йөзе, бәхет, йортыгызда җылылык һәм уңайлылык, гаиләләрдә кайгыртучанлык һәм аңлау телибез. Чын күңелдән үз улларын-солдатларын көткән һәркемгә тиздән шатлык-куанычлы очрашулар насыйп булсын.

Раушан Хадиев, Сарман районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев