САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге җи­тәк­че­се Аль­би­на Са­би­ро­ва Татарстан матбугаты көне белән тәбрикли

Бүген, 19 майда , без һөнәри бәйрәмебезне – Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтәбез.

Район газетасы менә 88 ел инде райондашларга, читтә яшәүче якташларга ил-көн сулышын, район хәбәрләрен җиткереп тора. Без замана сулышын тоеп яшибез һәм эшлибез. Басма матбугаттан тыш, яңалыкларны интернет чыганаклардан укырга мөмкин. Газетабызның үз сайты, “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеме бар. Одноклассники, фейсбук, инстаграм, твиттер, ВКонтакте, Яндекс дзен кебек элемтә челтәрләрендә дә теркәлгәнбез. Әмма кәгазь басманы бернинди чыганак та алыштыра алмый. Газета хезмәткәрләре, сүзнең нинди көчкә ия булуын аңлаган хәлдә, үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар, аны төрле аудитория укучылары өчен кызыклы итәргә тырышалар. Аларга, матбугат ветераннарына, безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче авыл хәбәрчеләренә рәхмәтемне белдереп, барчасын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш телим. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын. 
Альбина Сабирова, Сарман мәгълүмат- мөхәррият үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев