САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады

Пасха, фани дөньядан кичеп, әхлакый чиста, мәңгелек яңа яшәештә терелүне гәүдәләндерә, христианнарның күңелендә гөнаһлардан арыну, игелекнең һәрчак өстен чыгачагы турындагы якты уйлар һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт хисләре уята, диелә хәбәрдә.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. 

«Православие динендәге кадерле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән тәбрик итәм!

Пасха, фани дөньядан кичеп, әхлакый чиста, мәңгелек яңа яшәештә терелүне гәүдәләндерә, христианнарның күңелендә гөнаһлардан арыну, игелекнең һәрчак өстен чыгачагы турындагы якты уйлар һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт хисләре уята.

«Үлеме белән үлемне җиңгән» Христос аны таныган миллионлаган кешегә үз язмышына төшкән сынауларны, авырлыкларны зарланмыйча күтәреп, изге эшләр кылуны, тату яшәүне, гадел һәм гүзәл фигыльле булуны, сырхауларга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузуны васыять итеп, камиллекнең иң югары дәрәҗәсенә ирешү юлын күрсәтте. 

Ни кызганыч, быел Пасха бәйрәме мәкерле эпидемиягә каршы көрәшү шартларында, авыр вакытларда уза. Милләте һәм дине нинди булуга карамастан, бүген һәркемнән физик һәм рухи көчләрне берләштерү, түзем һәм сабыр булу сорала. 

 

Шунысы куанычлы: православие динендәге татарстанлылар, мөселманнар һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән, Аллаһ һәм җәмгыять алдындагы безнең һәрберебез өлешенә тигән җаваплылыкның ни дәрәҗәдә зур булуын тулысынча аңлый һәм шәфкатьлелек, миһербанлылык юлыннан аз гына да тайпылмыйча яши һәм гамәл кыла.

Христианнарга бу көннәрдә Мәрьям Ананың хәвеф-хәтәрләрдән саклавына ихластан инану, үзенең элеккеге тарихи урынында торгызылган могҗизалы Казан иконасы храмы иман ныклыгы өсти. 

Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның зирәк сүзләрен тотып, православие динендәге ватандашларыбыз Христосның Яңадан тууы бәйрәмендә догалар кылып, саваплы эшләре аша үзләренең йөрәк көчен арттырырлар дип ышанам. 

Киләчәктә дә тормыш юлыгызны илаһи нур яктыртсын! Чын йөрәктән сезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм җан тынычлыгы телим! Бәйрәм котлы булсын!» диелә котлауда.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев