САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районыбызның янгын сакчылыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

30 апрель — Янгын сакчылыгы көне.

Ул — үз-үзләрен куркыныч астына куеп, ут капкынына эләккән кешеләрнең гомерләрен саклап калучы барлык янгынчыларның һөнәри бәйрәмнәре.
Бүген янгын сакчылыгы — теләсә кайсы шартларда да эшли, кешеләрне һәм матди байлыкларны ут стихиясеннән саклый ала торган көчле һәм оператив система. Ә янгынчы һөнәре — хәзерге көндә дә иң авыр һәм куркыныч хезмәтләрнең берсе. Ул барлык янгынчылардан кыюлык, батырлык, югары һөнәри осталык таләп итә. Янгынчы
лар теләсә кайсы вакытта экстремаль шартларда эшләргә, ут белән көрәшкә ташланырга әзер булырга тиешләр. Чөнки янгынчының санаулы мизгелләр эчендә дөрес карар кабул итә алуы, югалып калмавы кыл өстендә калган кеше гомерен коткарып калырга мөмкин. Мин барлык хезмәттәшләрем һәм коллегаларымны — 131 нче, Җәлил поселогындагы 32 нче янгын частьлары, Нөркәйдәге аерым пост янгынчыларын, шулай ук барлык ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим.

Радик Госманов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев