САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Яңа ел бәйрәме уңаеннан район халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмгә кайткан якташлар, кунаклар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.

Бу бәйрәмне без һәрвакыт шатланып каршы алабыз, изге теләкләребезнең кабул булуын телибез, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Киләчәк елның уңышларга юмарт, игелекле үзгәрешләргә бай булуына өметләнәбез.

Узып баручы 2021ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы – социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп төрле казанышларга, истәлекле вакыйгаларга бай булып тарихка кереп калачак.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаштык, Халык санын алу кампаниясе оешкан төстә үтте.

Хезмәт күрсәткечләребез дә куандырырлык. Нефтьчеләребез район бюджетына лаеклы өлеш кертте. Быелгы авыр корылык елында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырыш хезмәт куйды. Районыбыз басуларыннан 75,5 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Бер гектардан уртача 16,1 центнер уңыш чыкты. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы 195,7 мең тонна, уртача уңыш 214,1 центнер тәшкил итте. Ел башыннан 16,7 мең тонна сөт, 2 мең тоннадан артык ит җитештерелде.

Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, кече бизнес вәкилләре хезмәтләрен дәвам иттеләр, шәхси эшмәкәрлектә, мәгариф, спорт, мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз бар.

Аеруча сәламәтлек саклау өлкәсенә тукталып үтәсем килә. Инде икенче ел рәттән районыбызның медицина хезмәткәрләре киеренке шартларда эшли. Аларга барлык райондашлар исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.

Реклама

Хезмәтебез кешеләр мәнфәгатьләрен кайгырту, районыбыз җирлекләрендә халыкка тагын да уңайлырак яшәү шартлары булдыруга юнәлтелде. Республикабыз хөкүмәте, милли проектлар ярдәме белән районда территорияләрне төзекләндерү, торак һәм социаль объектлар, юллар төзү-ремонтлау эшләре гамәлгә ашырылды. Ел дәвамында күпкатлы йортларга ремонт, йорт яны территорияләрен, урамнарны төзекләндерү эшләре башкарылды. Чиста су белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыгына, районыбызны яшелләндерүгә кагылышлы сорауларны да агымдагы елда игътибар үзәгендә тоттык.

Шул уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә, районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә мөмкинлекләр булдыруда зур ярдәмнәре өчен, олы рәхмәтемне җиткерәм.

Ел буе намуслы хезмәтләре белән барлык өлкәләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш керткән райондашларга рәхмәтемне юллыйм.

Аерым рәхмәтем – районыбызны үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга.

Яңа ел белән котлап, исәнлек-саулык телим. Гаилә бәхетегез тулы булсын, күңелләрегездә тынычлык хөкем итсен. Киләчәк көнгә ышаныч, күтәренке кәеф һәм күңел көрлеге юлдаш булсын, изге эшләргә өндәсен. Киләчәктә дә туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклыйк, бердәм булыйк.

Яңа еллар имин булсын!

                          Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X