САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлавы

Хөрмәтле райондашлар!

Бүген, 27 май көнен без Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү турында Декрет кабул ителгән көн буларак билгеләп үтәчәкбез. Күпләр өчен онытылып барган 100 еллык тарихы булган бу сәяси дата республикабыз өчен зур әһәмияткә ия.

Бүгенге Татарстан Республикасының территориаль чикләре нәкъ менә шушы көннән – 1920 елның 27 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгән көннән – юл ала. Халык Комиссарлары Советы рәисе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И.Калинин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты секретаре А.С.Енукидзе кул куйган ТАССР төзелү турында Декрет төрле сәяси агымнарның җитди дискуссияләре, каршылыклары һәм конфликтлары аркылы үтеп барлыкка килә.

Шушы сәяси доку - мент Россиядә иң күп санлы халыкларның берсе булган татар халкына яңа төр дәүләтчелек мөмкинлеге бирә.

ТАССР төзелү халкыбызның тарихи үсеше өчен яңа старт була. Шушы чорда авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсе, фән һәм милли мәдәният яңарыш кичерә. Мәдәни-агарту учреждениеләре челтәре төзелә. Татар теленең статусын үзгәртү, яңа милли кадрлар тәрбияләү максатыннан, мөһим чаралар күрелә. Сугыштан соңгы чор исә Татарстан тарихына нефть ятмаларын үзләштерү чоры буларак кереп калган.

Бүгенге Татарстан Республикасы – ТАССРның законлы дәвамчысы һәм Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе. Биредә милләтара, конфиссияара дуслык, аңлашып яшәү — төрле башка төбәкләр һәм илләр өчен үрнәк. Татарстанлылар икътисадтагы бүгенге казанышлар, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәнияттәге уңышлар, спорттагы җиңүләр белән хаклы рәвештә горурлана. Нефть чыгару-эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзү тармакларында һәм IТ–өлкәдә яңа эш алымнарын һәм заманча технологияләрне кулланышка кертү буенча республикабыз алдынгы урыннарны били. Гаять куәтле производстволар эшләп килә. Милли проектлар һәм программалар уңышлы рәвештә тормышка ашырыла.

Бүгенге казанышларның үткәндә салынган ныклы нигезе бар. 100 еллык ТАССР тарихы — нәкъ менә шушы данлыклы үткәнебезнең сәхифәләре.

Хөрмәтле райондашлар!

Бүгенге көнебезгә ныклы нигез булган Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы барлыкка килгән тарихи дата белән тәбрик итәм.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев