САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ва­тан­ны сак­лау­чы­лар кө­не белән котлый!

Хөрмәтле райондашлар! Без бүген, 23 февральдә, иң олы бәйрәмнәребезнең берсен – Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм – илнең, аның армиясе һәм флотының хәрби даны көне.

Илнең Кораллы Көчләре Россия дәүләтенең тотрыклылыгын тәэмин итәләр. Без бәйрәм көнендә аның барлык буынын хөрмәтлибез, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы алдында баш иябез, киеренкелек учакларында илнең бөтенлеген саклаган, хәрби хәрәкәтләрдә сугышчан бурычын үтәгән солдатларның ныклыгы белән горурланабыз. Бүген аларның эшен уллары һәм оныклары дәвам итәләр, илнең саклану сәләтен ныгытуда үзләреннән өлеш кертәләр. Кораллы көчләрдәге хезмәт – чын мәгънәсендә батырлык мәктәбе, анда хезмәт итүчеләр теләсә кайсы минутта ил сагына басарга әзерләр. Хәрби хезмәттәге егетләребез турында командирларыннан мактау хатлары алу – безнең өчен зур горурлык.

Хөрмәтле ветераннар, армия һәм флот хәрбиләре, райондашлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле имин көннәр телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев