САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Чын күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бу олы, күренекле бәйрәм бөтенебез өчен мөһим, чөнки үзебез дә – элекке укучылар, чөнки һәр гаиләдә укучы булган балалар, оныклар бар. Аларның язмышы, белемле киләчәге — укытучының ышанычлы кулларында. Тормышта һәркемнең мөхтәрәм кешесе – яраткан укытучысы була. Укытучы хезмәте – ул һөнәр генә түгел. Ул — югарыдан бирелгән сәләт. Районыбыз мәгариф системасында да үз эшләренең чын осталары булган бик күп күренекле педагоглар эшли дип әйтә алам.

Үзенчәлекле булган узган уку елы барыбызга да мәктәпнең, укытучы белән тере аралашуның кыйммәтен аңларга ярдәм итте. Безнең педагоглар моңа кадәр таныш булмаган интернет аша белем бирү методикасын үзләштерделәр һәм, тормыш куйган сынаулар алдында югалып калмыйча, югары сыйфатлы белемне яңа шартларда да укучыларга ирештерә алдылар.

Хөрмәтле укытучылар! Һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең көндәлек гади булмаган эшегездә, каршылыкларга караганда, хезмәтегезнең шатлыклы нәтиҗәләре, укучыларыгызның уңышлары күбрәк булсын дип телим. Тормыш үзе сезгә һәм сезнең укучыларыгызга бары тик «бишле» билгеләре генә куйсын иде. Бәйрәмегез белән!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев