САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

Барыгызны да тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйм һәм тирән хөрмәтемне белдерәм. Балачак дигән үтә дә кызыклы, серле һәм тылсымлы дөньяны тудыручылар бит сез. Сабыйларыбыз күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Эшләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телим.

Сарман муниципаль район Башлыгы
Ф. М. Хөснуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев