Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Социаль хезмәткәр көне белән тәбрикли

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Социаль хезмәткәр – иң гуманлы һәм кешеләр өчен кирәкле һөнәрләрнең берсе, ул югары әхлаклылыкка ия булуны, кеше язмышын ихластан кайгыртып, үзеңне моңа фидакарьләрчә багышлауны таләп итә. Социаль өлкә елдан-ел камилләшә, заманча технологияләр кертелә. Әмма социаль хезмәткәрнең кешелек сыйфатларын бернәрсә дә һәм беркем дә алыштырмый. Сез күп гаиләләрнең беренче ярдәмчеләренә әйләндегез, катлаулы тормыш хәлләренә юлыкканнарга – ветераннарга, инвалидларга, балаларга, күп балалы һәм матди хәле кыен булган гаиләләргә ярдәм кулы сузасыз. Һөнәри бурычларыгызны үтәү кысаларыннан чыгып, аларны үз тәрбиягезгә алып, күп очракта мондый кешеләрнең гаилә әгъзасына әвереләсез дияргә мөмкин. Һөнәрегезгә тугры калып, эшегезгә намуслы каравыгыз, битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы тормыш, имин көннәр телим. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде