САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләрен һәм журналистика ветераннарын Татарстан матбугаты көне белән котлый

Хөрмәтле Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, журналистика ветераннары! Сезне Татарстан матбугаты көне белән ихлас котлыйм.

Газета материаллары, интернет язмалары аша сез райондашларны даими рәвештә район, республика яңалыклары, уңышларыбыз белән таныштырып торасыз, проблемаларыбыз һәм аларны чишү юлларын яктыртасыз. Район Советы һәм Башкарма комитеты, үз чиратында, мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән мәгълүмати хәбәрдарлык, ышанычлы диалог шартларында эшләргә тырыша. Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, “Сарман” газетасында сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X