САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлый

Кадерле ветераннар – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлыйм.

Без бу көнне җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә тоныкланмый торган каһарманлыгын искә алабыз, яу кырында башларын салганнарны һәм, сугыш утын кичеп, бүген арабызда яшәүче ветераннарыбызны олылыйбыз, халкыбызның батырлыгына сокланабыз. 1945 елның 9 мае Ватаныбыз тарихына шатлыклы да, моңсу да вакыйга буларак кереп калды. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Җиңү көне – сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен дә изге, ул киләчәк буыннар күңел түрендә дә шулай калачак.

Хөрмәтле ветераннар! Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр район тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәрберебезнең йөрәгендә районыбызның данлыклы уллары һәм кызлары үрнәге яши. Сезгә халкыбыз, илебез хакына кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәт! Барчагызга тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, хәерле озын гомер телим. Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев