САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый

Хөрмәтле нефтьчеләр, тармак ветераннары!

Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 
Нефтьчеләр – максатчан, үз һөнәрләренә тугрылык саклаучы, көчле рухлы кешеләрнең олы бер гаиләсе ул. Ә нефть һәм газ чыгару комплексы республика икътисадының тотрыклы үсешендә төп фактор булып тора. Ул Сарман районында да шулай: торак пунктларны төзекләндерүне, зур төзелешләр алып баруны, социаль программаларны тормышка ашыру, күпсанлы хәйрия акцияләре уздыруны нефтьчеләр ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Нефть һәм газ чыгару тармагы район икътисадының нигезен тәшкил итә. «Җәлилнефть» идарәсе, коллективның тырышлыгы нәтиҗәсендә, «Татнефть» җәмгыяте структурасында лаеклы урын алып тора. 
Хөрмәтле нефтьчеләребез, сезгә бәйрәм көнендә районыбызның социаль-икъдисади үсешенә керткән саллы өлешегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм һәм киләчәктә дә уңышлы эшләр телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле имин тормыш телим.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев