Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Корбан бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Сезне һәр мөселман кешесе өчен изгеләрдән-изге булган Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм.

Якыннарга хөрмәт күрсәтү, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклашу, башка дин тотучыларга ихтирам белән карау – бу бәйрәмнең төп кануннары. Быел да райондашларыбыз саваплы гамәлләр белән шатландырдылар: мохтаҗ һәм ялгыз кешеләргә, өлкәннәргә һәм күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәттеләр, социаль әһәмияткә ия булган төрле иҗтимагый акцияләрдә катнаштылар. Бүгенге көн бездән аеруча түземлелек, җаваплылык, һәр эштә төптән уйланылган адымнар таләп итә. Корбан бәйрәмен катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда уздырабыз. Шуңа карамастан, бу безне тагын да берләштерер, дога-теләкләребез кабул булыр, изге ниятләребез тормышка ашар, дип ышанам. Хөрмәтле дин кардәшләр! Якты өмет белән, тынычлыкта, иминлектә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын. Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, гаиләләребезгә бәрәкәт һәм бәхет китерсен. Гаетләребез — мөбарәк, табыннарыбыз — мул, чалган корбаннарыбыз кабул булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша