Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Халкыбызның иң яраткан, көтеп алына торган ямьле бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Сабантуй – татар халкының талантын, холкын, илаһи сабырлыгын – бер сүз белән әйткәндә, бөтен табигатен ачып бирә торган милли бәйрәм. Тамырлары гасырлар тирәнлегенә барып тоташса да, мәңге яшь бәйрәмебез тормышчан уен-көлкесе, һәркемне тамашачы да, катнашучы да иткән иркенлеге белән аерылып тора һәм һичкемне битараф калдырмый. Ул безне үткәннәргә кайтара, мәңгелек кыйммәтләрне – туган җиргә һәм гаилә учагына мәхәббәтне, гореф-гадәтләргә хөрмәтне искәртеп тора. Сабантуебыз күптәннән үзенең ачык мәйданына яшен-картын, төрле һөнәр, дин ияләрен, милләтләрне җыеп берләштергән үзенчәлекле дуслык күперенә әйләнде.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россия Президенты Владимир Путин һәм республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында да Россия дәүләтендә халыклар арасындагы дуслыкның ныклыгын тормыш үзе тагын бер кат исбатлады. Бүгенге киеренкелек чорында татар халкының уллары да, башка милләт һәм дин вәкилләре белән иңгә-иң торып, махсус хәрби операциядә катнаша, илебез иминлеген яклый. Егетләргә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Батыр якташларыбызга, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сабантуй, беренче чиратта, игенче хезмәтен зурлый. Районыбыз игенчеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә язгы чәчү эшләре тиешле югарылыкта төгәлләнде. Көзге уңышка һәм республиканың азык-төлек иминлегенә яхшы нигез салуда Сарман районының да лаеклы өлеше бар.
Көнне төнгә ялгап эшләгән, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән авыл эшчәннәренә, нәтиҗәле хезмәтләре өчен, чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Җиргә салынган орлыклардан мул уңыш үстерүдә, терлекчелектә мул продукция җитештерүдә югары нәтиҗәләр телим.
Кайсы гына өлкәне алсак та, тырышып хезмәт куючы райондашларның матур хезмәт нәтиҗәләре горурланырлык. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә.
Кадерле райондашлар, районыбыз кунаклары! Халкыбызның бердәмлек билгесе, милләтебезнең йөзек кашы булган бу күркәм бәйрәм барлык катнашучыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итсен, кунакчыллыгы белән куандырсын, дуслар белән аралашу шатлыгы бирсен, барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәккә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын.
Сабантуйлар мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев