САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Тиздән яңа 2019 елны каршылыйбыз. Бүген — үтеп баручы елга йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя бирү чоры. Безнең кече ватаныбыз өчен ул күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча уңай булды. Эшләгәнебез кешеләр мәнфәгатьләренә һәм районны үстерүгә юнәлтелде. Елдагыча районыбызда, Россия Федерациясе һәм республикабыз җитәкчелегенең курсын тормышка ашырып, сәяси тотрыклылык, дин һәм милләтара татулык шартлары тәэмин ителде.

Агымдагы елда яңа социаль объектлар төзүне, ремонт эшләрен дәвам иттек. Юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын чишү, районыбызны яшелләндерү, төзекләндерү программасы – боларның барысын да игътибар үзәгендә тоттык. Республикада санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелүче «Эко–Яз» конкурсында 1 урынны алдык.

Елдагыча районыбыз нефтьчеләренең хезмәт уңышлары куанырлык.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкәннәр мактауга лаек. Быел районыбыз кырларыннан 155 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Татлы тамырның тулай җыемы 370 мең тонна тәшкил итте. Терлекчеләребез ит һәм сөт җитештерү буенча еллык планнарын үтәделәр.

Шулай ук фермер һәм шәхси хуҗалыкларның, кече бизнес өлкәсенең ныгуын канәгатьләнү белән әйтеп китәсем килә.

Спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсендә уңышларыбыз шактый. Волонтер елы кысаларында эшләгән эшләребез игътибарга лаек.

Хөрмәтле сарманлылар! Район нинди генә уңышларга ирешсә дә, бу — һәр кешенең, коллективның, җитәкченең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ел дәвамында фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне юллыйм.

Һәр эштә ярдәм күрсәтеп торучы Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә, районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә күрсәткән зур ярдәмнәре өчен, олы рәхмәтемне җиткерәм.

Хөрмәтле райондашлар! 2019 елда сәяси тормышыбызда безне зур вакыйга көтә. Сентябрь аенда республикабызның Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Һәрвакыттагыча бу сайлауларда да Сарман халкы бердәмлек күрсәтер, республикабызны уңышлы үсеш юлыннан алып барырлык депутатлар сайлауга үзенең лаеклы өлешен кертер, дип ышанам.

Яңа ел нинди булыр, нәрсә алып килер – боларның күбесе үзебезгә бәйле. Районыбызның кешеләре мул һәм тыныч тормышта яшәргә лаеклы. Безнең алда – зур, киеренке эшләр, җаваплы бурычлар. Без аларны уңышлы хәл итәрбез, барлык планнарны тормышка ашырырбыз дип ышанам.

Кадерле дуслар! Яңа ел сезнең барлык яхшы уй-ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм шатлыклар, туган җиребезгә иминлек алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын.

Бәхетле Яңа еллар сезгә, хөрмәтле сарманлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев