САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итә

Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итәм!
Җиңү Көне - безнең өчен аеруча кадерле бәйрәм. Рәхимсез сугыш илебез буйлап дәһшәтле давыл булып узды һәм күпмиллионлы халыкның йөрәгенә төзәлмәслек тирән яра салды. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган әлеге Җиңү Ватаныбыз халкы – армия һәм флот гаскәрләре, партизан отрядларының, көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге һәм патриотизмы нәтиҗәсендә яуланды.
Бөтен ил бер булып фашизмга каршы изге көрәшкә күтәрелде. Сарман районыннан гына фронтка киткән 9 мең 769 кешенең 6 меңгә якыны яу кырында ятып калган. Бүген районыбызда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны, ирләре сугыштан кайтмаган 94 тол хатын, 351 тыл ветераны яши.
Бүгенге бәйрәм көнендә без сөекле Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларның якты истәлеге алдында баш иябез. Безнең арабызда булган сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, геройларның якты истәлеген йөрәкләрендә саклаган толларга, сугыш елы балаларына чиксез рәхмәтебезне һәм олы хөрмәтебезне җиткерәбез. Тагын бик күп дистәләгән еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган геройларның якты истәлеге халык хәтерендә мәңге яшәр!
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне тагын бер кат Бөек Җиңү белән тәбрик итәм, сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш телим. Илебез күге һәрчак аяз булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев