САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Мотаһир бабай 88 яшендә яңа тормыш корган

Мотаһир абый 88 яшендә яңа тормыш кора .

Бүген Мортыш-Баш авылында яшәүче Гыймаев Мотаһир Таһир улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Ул шушы авылда туып-үсә, урта белем алгач, армия сафларына алына. Аннан кайткач, Чаллы шәһәрендә эшкә урнаша. Тормыш иптәше белән өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы Данил махсус операциядә хезмәт итә. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Галия апа иртәрәк бакыйлыкка күчә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан Мотаһир абый туган авылына әйләнеп кайта. Моннан бер ел элек Фәтхия апа белән гаилә кора. 
Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән матур теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов та юбилярны гомер бәйрәме белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев