САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле ветераннар, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүчеләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм

Ватанны Саклаучылар бәйрәме — илебезгә хезмәт итү һәм халыкның хәрбиләргә карата тирән ихтирамы билгесе.

Россия армиясенең тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйле. Элек-электән безнең ир-егетләребез Ватан бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәшәләр, буыннан-буынга намус, антка тугрылык, Ватанга карата мәхәббәт кебек якты төшенчәләрне мирас итеп килер буыннарга калдыралар. Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре хәрбиләре, кайсы чорда гына булмасын, хәрби бурычларын намус белән үтиләр, ныклык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр. Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим! Дашгын Гасанов, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев