САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән кадерле кешебезнең Кыямутдинов Флер Фалих улының бүген -55 яшьлек юбилее

Әти! Сине шушы олы юбилеең белән ихлас котлыйбыз.

Сиңа сәламәтлек, бәхет, эшеңдә зур уңышлар телибез. Әни белән пар канат булып озак яшәргә насыйп булсын. Әти, рәхмәт сиңа, әни белән безне кеше итеп үстердегез, эшкә өйрәттегез, сезгә карап без сокланабыз. 
Искитмәле гаҗәп хәл бу, 
Ышанасы килми һич. 
Бәлки, бу бер шаярудыр, 
Әтигә-55! 
Биреп була әле сиңа, 
Күп дигәндә утызны. 
Картайтмыйча гел яшь килеш, 
Кем саклаган бу әтине?! 
Төгәл яшен бер бәндә дә 
Әйтә алмас, әни дә 
Яшәп ятасыз бугай сез 
Мәңге яшьлек илендә. 
Шуңа күрә без телибез, 
Әни белән гел бергә. 
Язсын сиңа исәнлектә, 
Йөз яшеңне күрергә. 
Иң изге теләкләр белән, улларың Рузил, Рәмис, киленең Женя, оныгың Алина. Бу теләкләргә тормыш иптәшең тормыш иптәшең Рәмилә дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев