САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Кәшер мәктәбен тәмамлаганнар укытучыларын котлыйлар

Иске Кәшер урта мәктәбен 1982 нче елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән, шул елларда үзебезне укыткан хөрмәткә лаек укытучыларыбызны профессиональ бәйрәм - укытучылар көне белән тәбрик итәбез.

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым. 
Синнән алган шушы белемне 
Бүген үзем укучыма бирәм. 
Бу соң үзе бәхет түгелме? 
Синең белән бүген горурланам, 
Хөрмәтем зур сиңа йөрәктә, 
Һәрбер сүзең, һәрбер киңәшләрең 
Мине ялгышмаска өйрәтә. 
Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен. 
Бәхет, шатлык озата барсыннар. 
Язмышлар да сиңа гел яхшылык 
Гел уңышлар гына язсыннар!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X