САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гаилә көне Зиннуровлар өченче икеләтә истәлекле булды +ВИДЕО

Иске Кәшер авылында яшәүче Ләйсән һәм Марс Зиннуровлар - район халкына таныш шәхесләр.

  • Гомерен районда сәнгатьне, мәдәниятне үстерүгә багышлаган Ләйсән апаның моңлы, үзенә генә хас челтерәп аккан чишмәдәй тавышын тыңлаган саен, тыңлыйсы гына килеп тора. Элекке елларда районда, мөгаен, ул катнашмаган чаралар сирәк булгандыр. Җирлектә үткән бәйрәмнәрне дә оста итеп оештыручы ул булды. Мәдәният хезмәткәренең башкалар күреп бетермәгән эшләре дә күп. Менә шундый тынгысыз вакытларында терәк булган, аны ярты сүздән аңлаган тормыш иптәше Марс абый белән алар 40 ел матур гомер кичергәннәр. Гаилә башлыгының да хезмәте мактаулы - сәнәгать өлкәсендә нефтьче булып эшли.
    - Хатын-кыз белән сүз көрәштермәвең хәерле, - ди ул, шаяртып, тормыш итү турында сүз чыккач.
    Алтын туйга да парлап килеп җитәргә, куанычлы гомер кичерергә язсын Марс абый белән Ләйсән апага.

  • Альбина Сабирова язмасы

  • Илфира Минһәҗева видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев