САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәйрәмегез котлы булсын, авыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз! Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсешенә бәйле. Ә бу талантлы җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең, игенчеләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, агрономнарның, фермерларның, җирне һәм авылны чын мәгънәсендә яраткан башка хезмәткәрләрнең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.

Быел районыбыз хезмәтчәннәре мул иген уңышы үстерделәр. Район басуларыннан 183 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Бер гектардан уртача 41,2 центнер уңыш чыкты. Шикәр чөгендере үстерүдә дә күрсәткечләребез яхшы. Татлы тамырның җыемы 420 мең тонна, уртача уңыш 460 центнер тәшкил итә. Ел башыннан 17 мең тоннадан артык сөт, 1,6 мең тоннадан артык ит җитештерелде.

Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Авыл язмышына даими игътибар булдыру, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшырту буенча күптөрле чаралар күрелүе өчен республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Хөрмәтле район уңганнары! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлап, авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга.

Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык– сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев