САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

"Безнең әти чын җир кешесе", - ди Ләйсән ханым

Хәмзә абый 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

Сугыш, аннан соңгы еллар авырлыгы үсмер Хәмзә җилкәсенә дә төшә. Укудан буш вакытларын яшьтәшләре белән колхоз эшендә үткәрә, бала гына килеш Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә. Ә мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын атлар караудан башлый. Аннан соң өч ел армия сафларында хезмәт итеп кайта. Аннан кайткач, 1965 елда Чаллы һөнәр училищесында укып, аны “5” легә генә тәмамлап, “Киң профильле механизатор” таныклыгы алып кайта. Гомер буе тракторчы, комбайнчы булып эшли. Нәкъ менә чөгендер дигән культураның игелә башлаган еллары була бу. Ул чор кешеләре яхшы хәтерлиләрдер: башта бу культура тулысынча кул көче белән игелә, эшкәртелә, аннан соң механикалаштырыла һәм чөгендер чәчү, эшкәртү кебек эшне колхозның иң яхшы механизаторына йөкли торган булалар. Буралы Чишмәдә исә бу эшне Хәмзә абыйга ышанып тапшыралар. Алай гына да түгел, күп еллар чөгендер игү звеносын җитәкли дә әле ул. Күп еллык нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл байрагы орденына һәм күп кенә медальләргә лаек була...
Хәмзә абый турындагы тулырак язманы газетабызның 22 май санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фото – Хәмзә абый гаиләсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев