САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!

*

 Октябрьнең икенче якшәмбесендә табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итүдә армый-талмый хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу күркәм бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршылыйлар. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача 41,2 центнер уңыш алынып, тулай җыем 183 мең тоннаны тәшкил итте. “Сарман” агрофирмасы — 55,7, ”Җәлил” агрофирмасы — 49,0, “Нөркәй” агрофирмасы 45,6 мең тонна ашлык суктырдылар. Кырларда эш әле дәвам итә. Бүгенге көндә 420 мең тонна татлы тамыр казылып, гектарыннан уртача 460 центнер уңыш чыкты. Зәй шикәр заводына 182 мең тонна чөгендер озатылды.

Барлыгы 55 мең гектарда туфрак эшкәртелде, ягъни 100 процент мәйданда эш башкарылды.

18 мең гектарда уҗым культуралары чәчелде. Терлекләр өчен дә югары сыйфатлы азык әзерләнеп, 7,1 мең тонна печән, 51,2 мең тонна сенаж, 20,5 мең тонна кукуруз силосы салынды.

Районда 11477 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 17 мең тонна сөт савып алынды, 1,6 мең тонна ит җитештерелде.

Билгеле, безнең унышларыбызда республика җитәкчелегенең, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның, “Агрокөч” җәмгыятенең өлешләре зур. Алар даими рәвештә безнең эшчәнлек белән кызыксынып, ярдәм итеп торалар.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары! Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йортларыгызга иминлек, муллык һәм бәрәкәт телим. һәр көнегез бәхет һәм якты өметләр белән тулы торсын.

Альберт Шәрипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев