САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Актив хәбәрчебез Ахунҗанова Рухия Фәхразый кызы гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Җәлил поселогында яшәүче актив хәбәрчебез, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ахунҗанова Рухия Фәхразый кызының гомер бәйрәме.

Хөрмәтле Рухия Фәхразыевна! Сез райондашларыбызны матур-матур шигырьләрегез, балалар өчен язылган чәчмә әсәрләрегез белән сөендереп торасыз. Сезне чын күңелдән күркәм юбилеегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм бәхет телибез. Сезгә киләчәктә дә иҗат уңышлары юлдаш булсын. Тормышның һәр мизгеленнән олы ямь табып, озын гомер кичерергә, бәрәкәтле иҗатыгызның куанычын күрергә насыйп булсын! 
Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.

 

Балачагым эзләп 

Изге туфрак, бабам нигезе, туган йорт! 
Сабыйлардан да сабыймын мин сиңа. 
Нигез эзләп, туган йортым сагынып, 
Күңелкәем гелән сиңа ымсына. 

Балачакның хыялый канатында 
Күктә очып, мин суларда йөзгәнмен. 
Яланаяклы эзләрем, кайда сез? 
Сезне сагынып, мин бу җиргә тезләндем. 

Табигатьнең бер сәер баласы мин, 
Елый-көлә, көлә-елый яшәдем. 
Әле дә белмим: әллә шатлык, әллә моң, 
Әллә кайгы билгесе күз яшьләрем?.. 

Балачакның без уйнаган сәхнәсе – 
Туган йортның ишегалды, чирәмлек. 
Егылганда үзебез торып басарга, 
Еламаска без бит шунда өйрәндек. 

Кем җырлаган, кем биегән, кем көлгән, 
Санаганбыз, нарасыйлар, уенга. 
Җирдән шытып чыккан көзге чәчкәдәй, 
Сәләтебез күңелләргә уелган. 

Ялантәпи эзләремне эзлим мин, 
Нәкъ шулар бит балачагым юлдашы. 
Галияләр, Гөлияләр! Юл чыгыйк, 
Якын дуслы булсаң гына, юл яхшы. 

Кара күзле дусларымның берсе син, 
Исемең дә җырдагыча – Мәйсәрә! 
Табигатең йомшак синең әле дә, 
Сине сагынып, мине сагыш-моң сара. 

Муенсадагы мәрҗәндәй гел бергә – 
Туып үстек, очып киттек – менә шул. 
Дисбедәге баш төймә күк, авылдан 
Китми калды тик беребез – Бибинур. 

Тузанлы юл, безнең калдырган эзләр 
Кая киткән? Әйтегезче, кем белә? 
Бүгенге көн балачагы туфлидән, 
Асфальтланган тигез юлдан йөгерә. 

...Балачагым кулын изәп бик күптән 
Озатып калган... Алмам инде авырга. 
Тик шулай да бары аны тансыклап, 
Аны сагынып кайтам бит мин авылга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев