100 яшьтә дә Зәкия апа - кызлар кебек

Карашай Саклау авылында яшәүче Зәкия Насыйбулла кызы Шәйдуллинага кичә 100 яшь тулды.

  • Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткаларын, истәлек бүләкләре тапшырды. Өч дистә елдан артык абыстай хезмәте башкарган, авылдашларын соңгы юлга озатуда зур ярдәм иткән Зәкия апа бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый, бик чиста, пөхтә. Ул – сәяси репрессия корбаны да. Аны мәртәбәле бәйрәме белән район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, авыл ветераннар советы рәисе Галия Нургалиева да тәбрикләделәр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Балалары, оныклары, туганнары да юбилярга зур хөрмәт күрсәттеләр.
    Бу хакта тулырак газетабызның 11 июньдә чыккан саныннан укыгыз.
  •  
    Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    370
    0
    0