САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Социаль челтәрләрдә “Иң яхшы Сабан туе” конкурсы башланды

Беренче урын алган районга “Гөбәдия” кубогы тапшырылачак.

Вконтакте сайтында “Иң яхшы Сабан туе” конкурсы башланды. Бәйгене “Карта инициатив” проекты җәмәгатьчелек белән элемтәләр кору юнәлеше буенча җитәкче Айдар Зиннәтуллин оештырган.

Әлеге конкурс 26 июньдә башланып китте. “Конкурс ике өлештән тора. Беренчесендә районнар үзләренең “Сабан туй”ларыннан фотоларны социаль челтәргә элеп, тавыш бирәләр. Иң яхшы “Сабан туе” дип табылган эшләрне икенче өлешкә уздырабыз. Әлеге эшләр исә “Карта инициатив” сайтына эленәчәк”, - дип сөйләде Айдар Зиннәтуллин.

Бәйге 7 төркемгә бүленгән. Теләге булган һәркем тавыш биреп, үзенең районы өчен җан ата ала.

  • Беренче этап 12-11 июльгә кадәр дәвам итә. Икенче этап исә 16 июльдән 27 июльгә кадәр уза.

 

“Конкурс хәзерге вакытта татар теленә кагылышлы проблемаларга бәйле рәвештә дә үтә. Без үзебезнең татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. Конкурсның асылы да шунда - татар милли гореф-гадәтләрне интернет челтәрләрдә яктырту, татар милләтен, аның бәйрәмнәрен популярлаштыру. Бәйгене без ниндидер кысаларга кертеп уздырмыйбыз. Теләгән кеше үз районы өчен тавыш бирә ала”, - дип әйтте Айдар Зиннәтуллин.

Реклама

Җиңүчеләргә кубоклар тапшырылачак. Беренче урынга “Гөбәдия”, икенчегә “Камыр Батыр”, өченче урынга - “Өчпочмак” кубогы. Әлеге кубокларның исемнәре дә татар әкиятләре, милли ризыкларына кагылышлы куелган. 

 

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев